23-25 майда Казанда тәүге тапкыр «Россиянең әдәби флагманы» фестиваль-форумы уза. Бүген чараны «Иң укучы төбәк» конкурсының 10 еллыгына багышланган панель дискуссиясе ачты. Анда китап тармагын цифрлаштыру һәм башка мәсьәләләр турында фикер алыштылар.
Нигездә, сүз Федераль цифрлы китапханә системасын булдыру турында барды. «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев фикеренчә, төп бурыч – интернетта теләсә нинди әсәрне табу җиңел булсын өчен мөмкинлек булдыру. «Әдәби әсәрләрне тасвирлау сыйфаты бик нык аксый. Безгә бердәм федераль система җитми. Китап өлкәсендә төп мәсьәләләрнең берсе басмаларны тарату булып кала. Шуңа күрә цифрлы таратуның заманча системасын булдыру турында күбрәк сөйләшергә кирәк», – диде ул.
Китап тармагын цифрлаштыру турында сөйләгәндә Айдар Сәлимгәрәев республика китапханәләрен мисалга китерде. «Ни гаҗәп, безнең китапханәләргә йөргән иң актив аудитория – яшүсмерләр һәм яшьләр. Шуңа күрә без заманча телеграм-бот булдырдык. Ул китап укучы билетларын озайту, китап эзләүдә булыша», – диде ул.
Россиянең танылган футурологы, социолог, язучы һәм публицист Сергей Переслегин фикеренчә, бердәм китаханә реестры ясалма интеллект нигезендә эшләргә тиеш. «Ким дигәндә, ул метрикалар буенча эзләү һәм тәрҗемә итүгә сәләтле булырга тиеш. Мондый эшне башкара алган ил бик зур өстенлекләр алачак», – диде белгеч.
«Т8» цифрлы типографиясе директоры Виктор Левченко сүзләренә караганда, төп бурыч – санны түгел, нәтиҗәлелекне арттыру. “15 цифрлы платформа эшләргә кирәкми. Берне киң колачлы һәм нәтиҗәле итеп ясарга кирәк. Әлеге максатка ирешү өчен системалы рәвештә үзара хезмәттәшлек итүебез кирәк», – диде ул.
«Китап маяклары» цифрлы платформасын булдыручы, «Буквоед» китап челтәренә нигез салучы Денис Котов һәрбер кешенең смартфонында «китап төймәсе» булдырырга тәкъдим итте. «Әдәбият дөньясына алып керә торган «төймә» булса, бүгенге эшебезнең нәтиҗәсе яхшы булачак. Иң мөһиме – аны һәркем файдалансын», – диде ул.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез