Санкт-Петербургта һәм Ленинград өлкәсендә 8 октябрьгә каргы төндә беренче кар яуган. Бу хакта «Российская газета» яза.
Россиянең төньяк башкаласында җилнең тизлеге 23 м/с кадәр җиткән, яңгыр һәм кар яуган. Ленинград өлкәсенең кайбер торак пунктларында, һава торышы начар булу сәбәпле, электр энергиясе сүндерелгән.
Сүз уңаеннан, төньяктан циклон үтеп керү сәбәпле, Татарстанда да һава торышында кискен үзгәрешләр көтелүен Гидрометеоүзәк хәбәр иткән иде инде. Мондый һава торышы атна башында да сакланачак. Дүшәмбе – 9 октябрьдә көндез нибары +3…+8 градус булуы көтелә.
 Сишәмбе – 10 октябрьдә төнлә суыта: һава температурасы +2…-1 градус тәшкил итәчәк. Көндезге температураның да +3…+8 градустан артмавы көтелә.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез