Татарстан ил күләмендә беренчеләрдән булып агломерацияләрне төбәк икътисадының үсеш нокталары буларак билгеләде. Бу хакта Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов «РОСТКИ» халыкара форумы белән бергә узучы «Ребус» форумының пленар утырышында әйтте.
«Без ил күләмендә беренчеләрдән булып агломерацияләрне төбәк икътисадының төп үсеш нокталары буларак билгеләдек. Бу эш республиканың 2030 елга кадәр социаль-икътисадый үсеш стратегиясендә беркетелгән. Шул рәвешле өч агломерация билгеләнде: Казан, Кама һәм Әлмәт», – диде Рөстәм Миңнеханов.
Татарстан Рәисе билгеләп үткәнчә, әлеге агломерацияләрдә 3 миллионнан артык кеше яши. Бу – Татарстан халкының 77 проценты. Шулай ук, әлеге территорияләргә эчке тулаем продуктның 85 проценты туры килә.
Төбәкара бәйләнешләрнең нәтиҗәлелеген арттыру өчен, 2022 елда республикада Киңлекләрне планлаштыру институты да оешты. «Институт тарафыннан Казан агломерациясенең мастер-планы буенча эш төгәлләнде инде. Аның кысасында Казан һәм муниципаль районнарда төзелеш алып бару, транспорт һәм инженер инфраструктурасын үстерү, экология мәсьәләләре хәл ителде. Бүген республикадагы барлык торак төзелешенең 70 проценты Казан агломерациясенә туры килә. Быел институт Кама агломерациясе мастер-планын төзеп бетерәчәк. Киләсе адым – Әлмәт агломерациясе», – диде Рөстәм Миңнеханов.
Татарстан Рәисе билгеләп үткәнчә, Россия Президентының агымдагы елда Федераль Җыенга Юлламасы кысасында, ил күләмендә агломерацияләр һәм зур шәһәрләр өчен 200 мастер-план төзү бурычы куелган. «Без тәҗрибә уртаклашырга әзер», – диде Рөстәм Миңнеханов.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез