Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Ислам оешмасының (ИСЕСКО) мәгариф, фән һәм мәдәният мәсьәләләре буенча генераль директоры Сәлим Бин Мөхәммәд Әл Мәлик белән очрашты. Очрашу Татарстан Рәисенең Җиддәгә эш сәфәре кысаларында узды.
Рөстәм Миңнеханов ИСЕСКО башлыгына «Россия – Ислам дөньясы: KazanForum» халыкара икътисадый форумында һәм узган ел Казан Глобаль яшьләр саммитында шәхсән катнашуы өчен рәхмәт белдерде.
"Казан минем өчен икенче йорт кебек. Мин һәрвакыт сезнең республикага рәхәтләнеп киләм", - дип җавап бирде доктор Әл Мәлик. Ул билгеләп үткәнчә, барлык катнашучылар өчен Россиянең ислам дөньясы белән багланышлары турында ишетү аеруча файдалы булды.
"Татарстан Сезнең оешма белән хезмәттәшлекне үстерүгә зур әһәмият бирә. Агымдагы елда „KazanForum“ кырларында Ислам хезмәттәшлеге оешмасы илләре мәдәният министрларының беренче съездын уздырырга планлаштырабыз. Сезне катнашырга чакырабыз", - дип мөрәҗәгать итте республика Рәисе.
Ул шулай ук ИХО илләре мәдәният министрларының киләсе елда конференциясен уздырырга әзер булулары турында хәбәр итте һәм әлеге чараны оештыруда һәм уздыруга ИСЕСКО ягыннан актив катнашуларына өмет белдерде.
«Сезнең оешманың миссиясен исәпкә алып, мин ышанам, бүген традицион кыйммәтләрне үстерүдә һәм мәдәниятне, мәгарифне һәм фәнне үстерүдә безнең алга таба хезмәттәшлекне киңәйтү өчен барлык шартлар да тудырылган", - дип йомгаклады Рөстәм Миңнеханов.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез