Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Арча районында "Ат көне" бәйрәмен ачты.
"Ат безнең өчен хайван гына түгел, ул - безнең атрибут. Безнең ата-бабаларны аттан башка күз алдына китереп булмый. Бүген атларга күп игътибар бирергә тырышабыз", - диде ул.
Бүгенге бәйрәмгә Саха (Якутия) республикасы башлыгы Айсен Николаев килде.
Без беләбез: Саха (Якутия) - Россиядә атчылык үзәге. Без анда булдык. Безгә Якутиягә кадәр ерак әле, әмма без үзебезнең токымны, бәйрәмне булдырдык. Кеше күбрәк җыелсын өчен җылырак көнне сайласак, әйбәтрәк булыр", - диде Президент.
Рөстәм Миңнеханов оештыручы, тамашачы, җанатарларга рәхмәт сүзләрен әйтте. Катнашучыларга уңышлар теләде.
Көн яңгырлы булуга карамастан, ат чабышлары да, "Аударыш" уены да оештырылды.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез