ТР Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов бәйрәм чараларын үткәрү буенча берничә йөкләмә бирде.
Республикада яңа ел чараларын уздыруга әзерлек бара. Рөстәм Миңнеханов муниципаль берәмлекләр башлыкларына төп Яңа ел чыршыларын, шәһәрләрне, районнарны, поселокларны һәм авыл җирлекләрен, урамнарны, җәмәгать урыннарын һәм бизнес объектларын бәйрәмчә бизәүне тәэмин итәргә кушты.
"Мәдәният, мәгариф, спорт һәм яшьләр сәясәте учреждениеләре белән берлектә каникуллар вакытында барлык категория гражданнар өчен, шул исәптән гаилә ялына басым ясап, чаралар оештырырга кирәк. Ачык һавада массакүләм спорт белән шөгыльләнү өчен шартлар тудырырга, мәктәп яны һәм стационар лагерьларның, социаль өлкәдәге башка учреждениеләрнең эшен тәэмин итәргә. МХОдә катнашучыларның гаиләләрен, күп балалы гаиләләрне, ятим балаларны һәм сәламәтлекләре чикләнгән балаларны аеруча кайгыртырга кирәк»,-диде ТР Рәисе.
Бу атнада шәһәрләрне үстерү институты «Күрше» фестиваленең кышкы сезоны гариза бирү кампаниясенә йомгак ясады. Конкурс кысаларында муниципалитетлардан 1448 гариза килгән. Эксперт сайлап алу нәтиҗәләре буенча 49 проект җиңүче булган һәм чараларны уздыруга финанс ярдәме алган. Грант алучылар җәмәгать киңлекләрендә һәм ишегалды территорияләрендә 200гә якын чара үткәрергә тиеш. "Муниципаль берәмлекләр җитәкчеләренә аларны югары дәрәҗәдә уздыруны йөклим. Массакүләм чараларны оештыручыларга янгын һәм транспорт куркынычсызлыгы, җәмәгать тәртибен саклау буенча барлык чаралар комплексын тәэмин итәргә кирәк. Пиротехник әйберләр белән эш иткәндә иминлек мәсьәләләренә аерым игътибар бирергә кирәк", - дип билгеләп үтте Рөстәм Миңнеханов.
24 декабрьдә «Татнефть-Арена»да республика чыршысы узачак, анда барлык шәһәр һәм районнардан 8 мең 416 бала катнашачак. "Яшьләр министрлыгына чараны югары дәрәҗәдә оештырырга кирәк. Муниципаль берәмлекләр башлыкларына чарада катнашучы балаларны йөртү таләпләренә туры килгән транспорт белән тәэмин итәргә, запас транспорт әзерләргә кирәк. Һава шартлары начар булганда, ерак районнардан килгән балаларны урнаштыру өчен 1400 урын булдырырга кирәк», - дип ассызыклады республика Рәисе.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез