Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә балигъ булмаганнар арасында хокук бозуларны профилактикалау эшен көчәйтергә кушты.
Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, дроперлык, наркотикларның законсыз әйләнеше, мошенниклык схемалары, экстремистик характердагы хокук бозулар өлкәсендә яшүсмерләр катнашында җинаятьләр саны арта.
«Агымдагы чынбарлык цифрлы технологияләр кулланып җинаятьләрне кисәтүгә, үсеп килүче буын арасында криминаль фикерләү күренешләрен профилактикалауга юнәлдерелгән өстәмә чаралар таләп итә", - дип ассызыклады Татарстан Рәисе.
Мәгариф учреждениеләрендә һәм гаиләләрдә тәрбия эшенең мөһимлеге аеруча билгеләп үтелде. «Балалар һәрвакыт спорт, иҗат, белем алу белән шөгыльләнергә тиеш", - диде ул.
Шулай ук Рөстәм Миңнеханов балигъ булмаганнар арасында үз-үзлщренә кул салу очракларының артуына игътибар итте.
"Муниципаль берәмлекләр башлыкларына балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау буенча муниципаль комиссияләр утырышларында балигъ булмаганнар арасында җинаятьчелек һәм хокук бозулар торышы, яшүсмерләр арасында вәзгыятьне тотрыкландыруга юнәлдерелгән конкрет чаралар эшләп, суицидаль тәртипне профилактикалау эшен оештыру мәсьәләләрен карарга кушам", - диде Рөстәм Миңнеханов.
Шулай ук мәгариф оешмаларында укучыларга һәм аларның ата-аналарына хокукый мәгълүмат бирү эшен көчәйтергә кушылды. Массакүләм мәгълүмат чараларында бастырып чыгарырга, гражданнарның күпләп була торган урыннарында һәм транспортта IT-җинаятьләрдән саклану ысуллары һәм методлары, җинаятьләрне ачыклау һәм ачу мисаллары турында материаллар урнаштырырга тәкъдим ителде.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез