Цивилев форумны ачу вакытында билгеләп үткәнчә, быел күргәзмәдә 100 дән артык компания – Россия төбәкләреннән дә, чит илләрдән дә – үз эшләрен тәкъдим иттеләр.
Аерым алганда, җитештерүчеләр югары көчәнешле кабельләр, газ турбиналы җиһазлар, электр челтәрләрен модельләштерү һәм тиз торгызу технологияләре, шулай ук электр тапшыру линияләрен монтажлау өчен роботлаштырылган комплекслар күрсәттеләр.
Күргәзмәнең зур бер өлеше аддитив технологияләргә – төрле җиһазлар өчен детальләр булдырудан алып инновацион төзелеш блокларын бастыруга кадәр багышланган иде.
«Ике тапкыр җиңүчеләр. Тормыш өчен яктылык. Хәтер вакыттан көчлерәк» дигән аерым экспозиция Бөек Ватан сугышы елларында энергетика үсешенә багышланган.
Күргәзмәнең шактый өлеше яңа кадрлар җәлеп итүгә багышланган. Proskill мәйданчыгында студентлар виртуаль чынбарлык технологияләре ярдәмендә төрле һөнәрләрдә үзләрен сынап карый алалар.
Моннан тыш, экспозициядә «КАМАЗ»ларга һәм «ГАЗель»ләргә интеграцияләнгән төрле энергия җайланмалары тәкъдим ителгән. Транспорт кластерында аерым урынны илебезнең «Атом» электромобиле алган.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез