«Форум үсте һәм Россия территориясендә генә түгел, чит илләрдә дә зур әһәмияткә ия булды. Без Энергетика министрлыгы коллегиясендә Россия һәм халыкара энергетиканың киләчәге турында сөйләштек, ә бүген форумда без нәрсәгә ирешкәнебезне, нәрсә эшли алуыбызны, ничек алга баруыбызны күрсәтәбез», – дип белдерде Цивилёв.
Ул билгеләп үткәнчә, елдан-ел форумда катнашучылар саны арта. Мәсәлән, быел аларның саны 2025 ел белән чагыштырганда ике тапкыр арткан.
«Һәм, әлбәттә, бу форум кысаларында традицион рәвештә Яшьләр көне булачак. Бу – безнең киләчәк. Без аларга үз белемнәребезне генә бирмибез, бу үзара тәҗрибә уртаклашу – алар да безне өйрәтәләр, безгә күп нәрсә сөйлиләр», – дип өстәде министр.
Үз чиратында Рөстәм Миңнеханов федераль министрлыкларга бу форумны тагын да статусырак итүгә керткән өлешләре өчен рәхмәт белдерде.
«Без һәрвакыт аңларга тиеш: тормыш сыйфаты – бу икътисад, ә икътисад – бу энергетика. Шуңа күрә безнең энергетикачыларга алкышлар!» – дип белдерде Татарстан Рәисе.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез