Рөстәм Миңнеханов Берләшкән Гарәп Әмирлекләренең Mawaride Group компаниясе башлыгы белән очрашты

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Берләшкән Гарәп Әмирлекләренең Mawaride Group компаниясе башлыгы Мөхәммәд Әхмәд Алаеид белән очрашты.

Mawaride Group of Companies Якын Көнчыгышта, Европаның кайбер илләрендә, шулай ук Көнчыгыш Азиядә сервис компанияләре белән идарә итә. Бу фирмалар төзелеш, күчемсез милек, медицина җиһазларын сату, агросәнәгать комплексы, компьютер системалары, программалар эшләү белән шөгыльләнә.

Хөкүмәт йортында узган әңгәмә барышында яклар Татарстан белән Mawaride Group of Companies арасындагы хезмәттәшлек мәсьәләләре буенча фикер алышты, уртак проектларның мөмкинлекләрен карады, дип хәбәр итә Татарстан Рәисенең матбугат хезмәте.

Исегезгә төшерәбез: Берләшкән Гарәп Әмирлекләре, Төркия белән беррәттән, Татарстанның ислам дөньясындагы төп партнерлары булып кала.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Миңнеханов минниханов

Көн хәбәре