Рөстәм Миңнеханов: "Без Казанда Яшүсмерләр ислам уеннары үткәрергә әзер"

Ислам хезмәттәшлеге оешмасына керүче илләр Татарстанда Яшүсмерләр ислам уеннары үткәрү тәкъдимен хуплаган. Бу хакта Россия Дәүләт Думасының физик культура һәм спорт буенча комитетының Казанда узган күчмә утырышында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов әйтте.

“Ислам хезмәттәшлеге оешмасы илләре безгә яшүсмерләр уеннарын үткәрүне ышанып тапшырырга әзер. Хәзер бу хакта фикер алышабыз, безнең үзара элемтәләр яхшы. Бу – Россиянең хезмәттәшлек өчен ачык икәнен дәлилләп күрсәтү өчен тагын бер яхшы мөмкинлек”, – диде Татарстан Рәисе.

Рөстәм Миңнеханов искәрткәнчә, федераль үзәктәге кайбер хезмәттәшләргә аның “ислам уеннары” булуы ошап бетми. “Ни өчен ислам, ә православ түгел дип сорыйлар? Мин православие уеннарына каршы түгел. Әлегә исә безгә ислам юнәлешендә теләктәшлек күрсәтүче оешма бар”, – диде Татарстан Рәисе.

Аның әйтүенчә, монда диннең бернинди дә катнашы юк. “Ислам уеннары” дингә түгел, ә оешма статусына бәйле. Башка юнәлешләрдәге тәкъдимнәр яңгыратырлык осталар бар икән, мин каршы түгел”, – диде Рөстәм Миңнеханов.

Дәүләт Думасы комитеты җитәкчесе Дмитрий Свищев әлеге тәкъдимне карап тикшерергә вәгъдә итте. Тик Рөстәм Миңнеханов мәсьәләне урында ук хәл итәргә кирәк дип белдерде. “Тикшереп торырга кирәкми, тәкъдимне хупларга кирәк. Югыйсә, күп кенә башлангычларыбыз шуның белән бетә дә. Безгә халыкара статус кирәк. Тавыш бирегез дә, җавабын әйтегез. Менә бу – комитетның чын эше булачак”, – диде Рөстәм Миңнеханов.

Утырышта комитет әгъзалары Казанда Ислам хезмәттәшлеге оешмасы илләренең Ислам уеннарын үткәрү тәкъдимен бертавыштан хуплады. Кайбер фаразларга караганда, чара киләсе елның җәендә узарга мөмкин. “Без Казанда Яшүсмерләр ислам уеннары үткәрергә әзер”, – диде Татарстан Рәисе.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре