Татарстан Республикасы Россиянең алдынгы һәм икътисадый яктан уңышлы төбәге. Бу хакта Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Дәүләт Советына еллык Юлламасында әйтте.
Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, Татарстан үзенең тотрыклы үсешен дәвам итә. Аның нигезендә – иҗтимагый-сәяси ныклык, милләт һзм динара тынычлык һәм гражданлык татулыгы ята. «Бу – безнең төп байлыгыбыз», – диде ул.
– Безнең казанышларыбыз нигезендә татарстанлыларның республикага тугрылыгы, Ватанга мәхәббәте ята. Безнең уртак бурычыбыз – көчле Россия үсешенә өлеш кертү, – диде Рөстәм Миңнеханов.
Рәис искәрткәнчә, ил очрашкан җитди проблемалар тормышның барлык өлкәләренә дә йогынты ясады. «Шулай да, без аларга каршы лаеклы каршы торабыз. Безне сындырып булмый, без шуны исбатладык! Россия Президенты, Югары баш командующий Владимир Путин ярдәмендә дәүләтнең хәрби оборона потенциалы ныгый, икътисадның тотрыклылыгы саклана, җәмгыятебез берләшә», – диде республика Рәисе.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез