Рөстәм Миңнеханов: «Быел 114 млрд сумга 4070 социаль-мәдәни өлкә объекты төзеләчәк һәм төзекләндереләчәк»

Дәүләт Советына еллык юлламасы вакытында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов хәбәр иткәнчә, быел республика күләмендә илкүләм проектлар һәм төбәк программалары кысасында шактый төзелеш эшләре башкарылачак.

- Халыкның тормыш сыйфатын яхшырту - эшебезгә бәя бирүнең төп критерие. Бу максаттан Татарстанда илкүләм проектлар һәм республика программалары кысаларында масштаблы эш алып барыла. Агымдагы елда гына да 114 млрд сумлык 4070 социаль-мәдәни өлкә объекты төзеләчәк, төзекләндереләчәк. Алар арасында: яңа мәктәпләр, балалар бакчалары, яшьләр үзәкләре, сәламәтлек саклау, мәдәният һәм спорт объектлары. Моннан тыш, ел азагына кадәр республика буенча 725 күп фатирлы йортка капиталь ремонт ясалачак, - диде Рәис.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре