Бүген Чаллыда уникаль күргәзмә – шәһәрдә җитештерелә торган машиналар күргәзмәсе тәкъдим ителде. Техниканы Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов та карады, ул автошәһәргә эш сәфәре белән килде. Бу хакта Татар-информ хәбәр итә.
Кунакларны беренче булып меценат Рөстәм Гатинның кыр кухнясы каршы алды. Ул инде ике ел ярым Лисичанск халкын кайнар төшке ашлар белән тәэмин итә. Бу вакыт дәвамында барлыгы 4 миллионнан артык порция әзерләнгән – бу гаҗәеп нәтиҗә.

Күргәзмәдә кызыклы экспонатлар күп иде: «Блазар» компаниясе яшерен броньлы автомобиль тәкъдим итте. Машина бик зур йөкләнешкә дә чыдый.
«Ремдизель» исә сакланган санитария автомобиле – иң экстремаль шартларда да эшләргә сәләтле тактик медицина транспортеры белән таң калдырды.

«Русак» теләсә нинди юлларда, шул исәптән кар, сазлык, ком һәм тундрада йөри ала торган машина тәкъдим итте.
Әлеге машиналар – иң катлаулы ситуацияләрдә чын ярдәмчеләр.

Чаллының Мәгълүмати сәясәт һәм җәмәгатьчелек белән элемтә идарәсе фотолары.
Тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/rostam-minnexanov-callyda-texnika-kurgazmasen-karady-5900407
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез