Әхмәт Кадыйров Рөстәм Миңнехановка чечен делегациясен җылы каршы алганнары өчен рәхмәт белдерде. "Татарстанга һәр визит үзенчәлекле шатлык китерә, без яңа очрашуларны түземсезлек белән көтәбез. Чечен Республикасы Башлыгы Рамзан Әхмәт улы Кадыйров Сезнең мөнәсәбәтләрне югары бәяли һәм Татарстан халкының уңышлары һәм казанышлары белән горурлана», - диде министр.
Ул билгеләп үткәнчә, төбәкләр арасында үзара файдалы хезмәттәшлек турында килешү имзаланган, ул төрле юнәлешләрдә, шул исәптән физкультура һәм спортны үстерүдә уртак эшләргә ярдәм итә. «Без бу эшне көчәйтергә, уртак программалар һәм проектларны үстерергә ниятлибез", - диде Әхмәт Кадыйров.
Рөстәм Миңнеханов Чечен Республикасы Башлыгы Рамзан Кадыйровка сәламләү сүзләрен җиткерде, Татарстан белән Чечня арасындагы хезмәттәшлекне үстерү мәсьәләләренә аерым игътибар биргәннәре өчен рәхмәт белдерде.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез