Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов бу хакта Чистайга эш сәфәре барышында әйтте. Ул шәһәрнең тарихи үзәгендәге объектларны карады.
Аерым алганда, Рөстәм Миңнеханов яңа пристань төзелеше белән танышты. Бүген биредә пассажирлар павильонында эш беткән. Яр буен ныгыту һәм төзекләндерү дәвам итә. Киләчәктә яңа объект шәһәргә килүче туристлар санын да арттырачак дип көтелә. Барлык эшләрне быел төгәлләмәкчеләр.
Рөстәм Миңнеханов файдалы киңәш тә бирде. Навигация чоры тәмамлангач, ул павильонны яшьләр белән эшләү өчен файдаланырга тәкъдим итте. “Җәй көне биредә теплоходта килүче кунакларны каршы алырга, ә кыш көне, бина буш тормасын өчен, яшьләр белән эшләргә мөмкин. Бик матур урын, тиешле бөтен шартлар да бар”, – диде Рөстәм Миңнеханов. Татарстан Рәисе биредә спорт һәм балалар мәйданчыклары булдырырга да кушты.
Рөстәм Миңнеханов Маркин урамындагы кунак йортында да булды. Әлеге проектны бу елның 21 маенда Тарихи җирлекләрдә шәһәр төзелеше эшчәнлеге мәсьәләләре буенча ведомствоара комиссия утырышында тәкъдим иткәннәр. Проектны карап тикшерү барышында архитектурага бәйле кайбер сораулар да калган булган. Рөстәм Миңнехановка яңа тәкъдимнәрне күрсәттеләр.
Сәүдәгәр Челышев биналары комплексында IT өлкәсендә яшь белгечләр әзерләү үзәге һәм җирле һөнәрчеләр өчен остаханәләр ачарга ниятлиләр. Әлегә исә бина буш тора. Рөстәм Миңнеханов ремонт эшләренә бәйле карар кабул итәргә кушты.
Татарстан Рәисенә туристлар белән эшләү юнәлешендәге эш турында да сөйләделәр. Бүген Чистайда сәнәгать туризмы гамәлдә, глэмпинг инфраструктурасын үстерәләр. Шулай ук “Kama Fest” музыка фестивален үткәрү күздә тотыла.
Рөстәм Миңнеханов мәдәни һәм тарихи һәйкәлләргә сак карарга кушты. “Чистай – бай тарихлы үзенчәлекле шәһәр. Сезнең туризм мөмкинлекләрегез бик зур. Аны дөрес итеп тормышка ашырырга кирәк. Шуңа күрә тарихи үзәктә объектларны реконструкцияләүгә һәм яңа төзелешләргә игътибарлы булырга кирәк”, – диде Татарстан Рәисе.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез