Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Чистайга эшлекле сәфәре барышында Бөек Ватан сугышы ветераны Нәкыйп Хәйруллин белән очрашты. Ветеранга быел 100 яшь тулды, дип хәбәр итә Чистай хакимияте башлыгының матбугат хезмәте.
Рөстәм Миңнеханов Ватанга тугрылыклы хезмәт итү үрнәге булган ветеранның тормышына соклану белдергән. Татарстан Рәисе юбилярга “ТАССР оештырылуга 100 ел” медален һәм истәлеккә бүләк тапшырган. Шуннан соң әңгәмә чәй өстәле янында дәвам иткән.
Нәкыйп Хәйруллин 1924 елның 25 февралендә Чистай районы Каргалы авылында туган. Владимир шәһәрендә пехота училищесын тәмамлаганнан соң 1943 елның беренче айларында фронтка озатылган.
 Нәкыйп ага сугышта берничә тапкыр яраланса да, Кызыл армия сафларына әйләнеп кайта алган. Беларусь, Украина, Польшадагы сугышларда, Варшаваны азат итүдә катнашкан, Висла һәм Одер елгалары аша исән-имин чыгуга ирешкән. Аның җитәкчелегендә солдатлар Берлинга һөҗүм итүдә катнашкан. Батырлыгы һәм фидакарьлеге өчен дәрәҗәле бүләкләр белән билгеләнгән.
Җиңүдән соң ветеран Германиядә кыр-басу эшләрен оештыру белән шөгыльләнгән. Туып үскән Каргалы авылы мәктәбендә башта укытучы, соңыннан директор вазыйфасында хезмәт куйган. Өч бала тәрбияләп үстергән. Өч оныгы һәм дүрт онык баласы бар.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез