Казанның волейбол клубы Суперкубокны өченче тапкыр яулады.
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов “Динамо-Ак Барс” волейбол клубын Россия Суперкубогы финалында җиңү белән котлады. Бу хакта ул үзенең телеграм-каналында язган.
“Динамо-Ак Барс” волейбол клубы өченче тапкыр Россия Суперкубогын яулады! Горурланабыз, кызлар!” – дип язган республика Рәисе.
Моннан тыш Казан волейболчыларын җиңүләре белән республика парламенты Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин котлады.
“Безнең волейболчы кызларыбыз, Мәскәүнең “Динамо” командасын 3:0 исәбе белән җиңеп, Суперкубок яулады! Котлыйм! Кызлар, молодецлар!” – дип белдерде Фәрит Мөхәммәтшин.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
                                                        
                                                        
                                                        
                                                        
                                                        
                                                        
                                                        
                                                        
                                                        
        
Фикер өстәү
Фикерегез