Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, бөтен кешелек Фәләстиндә дәвам иткән фаҗигале вакыйгаларны зур борчылу белән күзәтә. «Безнең Президент Владимир Владимирович Путинның бу вәзгыять буенча позициясе яхшы билгеле - Россия һәрвакыт БМО Иминлек Советы карарларын үтәү ягында булды, беренче чиратта, бәйсез суверен Фәләстин дәүләте төзү өчен", - дип белдерде республика Рәисе.
Ул билгеләп үткәнчә, Татарстан Фәләстин белән элемтәдә тора. "Узган елның октябрендә Казанда узган БРИКС саммитында Фәләстин Президенты Мәхмүт Аббас әфәндене кабул итүгә шат булдык", - дип билгеләде Татарстан Рәисе.
Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, Казан белән Хеврон арасында партнерлык мөнәсәбәтләре урнаштыру турында килешү имзаланган. Фәләстин делегациясе составында эшлекле даирәләр, шулай ук Хевронның Сәүдә-сәнәгать палаталары вәкилләре бар. KazanForum да катнашу тыгыз хезмәттәшлек өчен яңа мөмкинлекләр ачар дип ышанам", - диде Татарстан Рәисе.
Ул билгеләп үткәнчә, Татарстан ислам дөньясы һәм ИХОга кергән илләр белән актив хезмәттәшлек итә. "Россия - Ислам дөньясы" стратегик караш төркеме уңышлы эшли, аны Россия Президенты кушуы буенча 2014 елдан башлап Татарстан Рәисе җитәкли. Төркем эшендә Фәләстин вәкилләре дә актив катнаша.
Халед Дудин республика җитәкчелегенә Фәләстин белән хезмәттәшлеккә игътибарлары өчен рәхмәт белдерде. "Татарстан һәм Фәләстин халкы арасында яхшы һәм дустанә мөнәсәбәтләр урнашты. Безнең белән Казанга бизнес-делегациябез, Фәләстин Сәүдә-сәнәгать палаталары берлеге җитәкчесе килде. Кызганычка каршы, хәзерге вакытта безнең ил бик катлаулы вәзгыятьтә. Без тынычлыкка чакырабыз һәм ниятләребез ишетелер дип өметләнәбез. Ярдәмегез өчен рәхмәт Сезгә», - диде Хеврон провинциясе Губернаторы.
Хеврон - Фәләстин Дәүләтенең 16 провинциясеннән иң зурысы. Үрдүн елгасының көнбатыш ярының көньяк өлешендә урнашкан. Хеврон илнең тулаем эчке продуктының якынча өчтән берен җитештерә, монда Фәләстин җитештерүләренең 50%ы урнашкан. Известьташ чыгару, чүлмәкчелек остаханәләре һәм пыяла өрү заводлары, цемент, сөт продуктлары җитештерү, виноград һәм инҗир үстерү үсеш алган.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез