Рөстәм Миңнеханов Горбангулы Бердымөхәммәдовны Төркмәнстан халкының Милли Лидеры буларак танылуы уңаеннан котлаган

Татарстан Президенты басым ясап әйткәнчә, яңа җитәкченең илнең сәяси һәм социаль үсешенә керткән өлеше бәһаләп бетергесез зур.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Горбангулы Бердымөхәммәдовны Төркмәнстан халык хакимияте югары вәкиллекле органы – Халык Мәсләхәте Рәисе вазыйфасына билгеләнүе һәм Төркмәнстан халкының Милли Лидеры буларак танылуы уңаеннан котлаган. Республика Президентының котлавы Төркмәнстан телевидениесенең “Ватан” мәгълүмат программасында укып үтелгән.

Татарстан Президенты билгеләп үткәнчә, Горбангулы Бердымөхәммәдов дәүләт эшчәнлеген алып барган елларда халыкта зур ихтирам-хөрмәт яулаган зирәк сәясәтче, көчле, нәтиҗәле җитәкче буларак танылган.
Рөстәм Миңнеханов басым ясап әйткәнчә, Бердымөхәммәдовның илнең сәяси һәм социаль-икътисади үсешенә керткән өлеше бәһаләп бетергесез зур.

Котлавының азагында Рөстәм Миңнеханов Татарстан белән хезмәттәшлекне үстерү һәм Төркмәнстан белән Россия арасындагы мөнәсәбәтләрне ныгыту өчен рәхмәт белдереп, аңа нык сәламәтлек. иминлек, җаваплы эшчәнлегендә уңышлар теләгән.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Рөстәм Миңнеханов

Көн хәбәре