Бүген Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов татар шагыйре Габдулла Тукай һәйкәленә чәчәкләр салды. Бу вакыйга бөек татар шагыйре исемен йөрткән Казан скверында узды.
Чара Туган тел көненә һәм Габдулла Тукайның тууына 139 ел тулуга багышланды.
Һәйкәлгә чәчәкләр салу тантанасында Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, ТР Рәисе Администрациясе Җитәкчесе Әсгать Сәфәров, ТР мәдәният министры Ирада Әюпова, Казан мэры Илсур Метшин, республиканың иҗат зыялылары вәкилләре, Габдулла Тукайның талантын хөрмәт итүчеләр катнашты.
Искәртәбез, бүген Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрының яңа бинасында Рөстәм Миңнеханов татар театр зыялылары вәкилләре белән очрашачак, Татарстан Республикасының Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премияләрен тапшырачак.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез