Татарстан Рәисе Зеленодольск шәһәренә «Хезмәт батырлыгы шәһәре» исемен бирүне мөһим вакыйга дип атады. Бу хакта ул бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган традицион киңәшмәдә белдерде.
Исегезгә төшерәбез, Зеленодольскка «Хезмәт батырлыгы шәһәре» исеме тагын җиде шәһәр арасында Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның 2025 елның 15 гыйнварындагы Указы белән бирелде.
"Зеленодольскның хезмәт батырлыгы югары бәяләнде, - диде Рөстәм Миңнеханов. - Бу әһәмиятле вакыйга, бигрәк тә Ватанны саклаучылар елында».
Рөстәм Миңнеханов искәрткәнчә, 15 гыйнварда Россия Президенты Владимир Путин «Җиңү» Россия оештыру комитеты утырышын уздырды, анда бу карар игълан ителде. Зеленодольскка илнең җиде шәһәре арасында Россия Федерациясенең «Хезмәт батырлыгы шәһәре» дигән мактаулы исеме бирелде.
Зеленодольcк районы администрациясенә һәм Татарстан Хөкүмәтенә Зеленодольскта әлеге вакыйга уңаеннан истәлекле стела урнаштыруны карарга тәкъдим ителде.
"Зеленодольскта илебезнең гомуми җиңүенә керткән өлеше бәяләп бетергесез, һәм без моны һәрвакыт истә тотарга тиеш", - диде Татарстан Республикасы Рәисе.
Рөстәм Миңнеханов искә төшергәнчә, «Җиңү» оештыру комитеты утырышында Россия Президенты Владимир Путин Россия Федерациясе Оборона министрлыгының Бөек Ватан сугышында катнашучы барлык фронтовикларга «Мактаулы граждан» исеме бирү турындагы инициативасын хуплады.
Татарстан Республикасы Рәисе хәбәр иткәнчә, Татарстанда Бөек Ватан сугышында катнашкан 150 фронтовик яши. Ул муниципаль берәмлекләр һәм шәһәр округлары башлыкларына вәкиллекле органнарның якындагы утырышларында фронтовикларга «Мактаулы граждан» исемен бирү турында карар кабул итүне тәэмин итәргә кушты.
«Җиңү» оештыру комитеты утырышында шулай ук бер мәртәбә бирелә торган түләүләр турында карар кабул ителде – фронтовикларга һәм аларның тол хатыннарына, концлагарьларның кече яшьтәге тоткыннарына 80 мең сум, тыл хезмәтчәннәренә һәм башка категория ветераннарга 55әр мең сум акча биреләчәк.
Рөстәм Миңнеханов республика оештыру комитеты утырышын әзерләргә һәм уздырырга, җирле үзидарә органнары белән бергә Җиңүнең 80 еллыгына барлык чараларны да югары дәрәҗәдә уздыруны тәэмин итәргә кушты.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез