Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Татарстан мөселманнарының lX корылтаенда имамнар аерым рәхмәт сүзләре ирештерде.
- Форсаттан файдаланып имамнарга һәм район, шәһәр җитәчеләренә зур рәхмәт әйтәсем килә. Бик зур эш башкарасыз. Илдә җиңел вакытлар түгел. Махсус хәрби операциядә катнашучы егетләр белән элемтә нык. Кем генә булмасын, аларның һәркайсының Алласы бар. Без егетләребезгә тагын да якынрак булырга тиеш. Аларга ярдәм юнәләшендә бик зур эш алып барасыз,- диде Татарстан Рәисе.- Дөньялар тыныч булсын. Эшләребез уң булсын. Республикабыз гөрләп торсын. Илебездә тәртип булсын. Динебезнең монда өлеше бик зур.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез