Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов бүген Мәскәүгә эшлекле сәфәре кысасында Россия төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллин белән очрашты.
Тулаем төзелеш тармагын үстерү, тармакка ярдәм итү чаралары, шулай ук быел төбәкнең торакны файдалануга тапшыру буенча планда каралган күрсәткечләрен ни рәвешле үтәвенә бәйле мәсьәләләр каралды. Көн кадагына суга торган башка темалар да күтәрелде.
Исегезгә төшерәбез: Рөстәм Миңнеханов Россия Дәүләт Советының “Тормыш өчен инфраструктура” юнәлеше буенча комиссиясе рәисе итеп билгеләнде. Россия Президенты Владимир Путин бу җәһәттән указга кул куйган.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез