Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов «Изге Болгар җыены»н ачу тантанасында катнашты. Чара борынгы Болгар шәһәре җирендә уза һәм 922 елда Идел буе Болгар дәүләтендә рәсми рәвештә ислам динен кабул итү көненә багышлана.
Исламны дәүләт дәрәҗәсендә ирекле кабул итү Идел буе Болгар дәүләтен дипломатик яктан тануда хәлиткеч роль уйный, слам дөньясының чикләрен Урта Иделгә кадәр киңәйтә. Биредә беренче зур чаралар 1989 елда Россия мөселманнарының Үзәк Диния нәзарәте инициативасы белән мөфти Тәлгать Таҗетдин җитәкчелегендә уздырыла.
Ачылу тантанасы истәлекле билге янында узды. Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, бу көннәрдә Татарстан башкаласында «Россия-Ислам дөньясы: KazanForum» 17 нче халыкара икътисади форумы узды. Чараларда 100 илдән һәм Россиянең 75 субъектыннан вәкилләр катнашты. Аерым алганда, «Россия – Ислам дөньясы» стратегик караш төркеменең еллык утырышы һәм Татар дин әһелләренең ХVI форумы узды.
"Бүген төп вакыйгаларның берсе - Изге Болгар җыены уза. Бу бәйрәмнең башлангычында хөрмәтле шәех Тәлгать Таҗетдин торган. Традицияләребезне истә тоту һәм хөрмәт итү мөһим", - диде республика Рәисе.
Шулай ук ул Татарстанның Беренче Президенты Минтимер Шәймиевнең борынгы Болгарны торгызуга керткән зур өлешен билгеләп үтте.
Бәйрәмдә катнашучыларга сәламләү сүзләре белән Россия мөселманнарының Үзәк Диния нәзарәте рәисе Тәлгать хәзрәт Таҗетдин, РФ мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Равил хәзрәт Гайнетдин, Россия мөселманнары Диния нәзарәте мөфтие Әлбир хәзрәт Крганов, Россиянең Азия өлеше мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Нәфигулла хәзрәт Аширов, Беларусь Республикасында мөселман дини берләшмәсе идарәсе рәисе Абу-Бәкер хәзрәт Шабанович шулай ук Чистай һәм Түбән Кама епископы Пахомий чыгыш ясадылар.
Аннары тарихи Җәмигъ мәчете территориясендә күмәк намаз укылды.
Аннары Рөстәм Миңнеханов көрәш буенча БДБ чемпионаты финалы узган мәйданчыкта булды һәм җиңүчене бүләкләде.
Быел «Изге Болгар җыены» на барлыгы 25 мең кеше җыелган. Кунаклар өчен бәйрәм концерты, сәнгать һөнәрләре күргәзмәләре, ярминкәләр һәм мастер-класслар әзерләнде.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез