Рөстәм Миңнеханов Казан теннисчысы Кудерметованы Уимблдонда җиңүе белән котлады

Казаннан Вероника Кудерметова Зур шлем турнирында җиңү яулады. Элиза Мертенс (Бельгия – ред.) белән бергә ул парлы разрядта Уимблдон чемпионы булды, дип яза РИА Новости.

Рәис Рөстәм Миңнеханов якташыбыз триумфыннан читтә калмады һәм Кудерметованы үзенең телеграм-каналында котлады: «Безнең Вероника Кудерметова - Уимблдон-2025 чемпиоы!! Горурланабыз!»

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре