Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Казахстанда самолет һәлакәткә очрау сәбәпле, туганнарын һәм якыннарын югалтучыларның кайгысын уртаклашты. Бу хакта Татарстан Рәисе матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итә.
Рөстәм Миңнеханов шулай ук Гадәттән тыш хәлдә зыян күрүчеләргә тизрәк аякка басуларын теләде.
Росавиация мәгълүматлары буенча, очкыч бүген 9.30 сәгатьтә һәлакәткә очраган. Казахстанның Актау аэропортына төшкән вакытта AZAL авиакомпаниясенең (Азәрбайҗан) Embraer 190 самолеты җиргә килеп бәрелгән. Очкыч Бакудан Грозныйга юнәлгән булган.
Фаразлар буенча, кошлар көтүенә бәрелгәннән соң экипаж командиры запас аэродромга – Актауга төшәргә карар кылган. Хәзерге вакытта фаҗига урынында эзләү-коткару эшләре бара.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез