Казан федераль университеты төрле юнәлешләрдә дөньякүләм фәнни белемне үстерүдә мөһим роль уйнады. Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов М.Җәлил исемендәге Опера һәм балет театрында узган КФУның 220 еллыгы уңаеннан үткәрелгән тантаналы чарада шулай дип белдерде.
– Бүгенге очрашу – барыннан да бигрәк, университетны халыкара фәнгә мәңгелек елъязмага керткән галимнәргә, мөгаллимнәргә хөрмәт күрсәтү. Аның диварларында дөньякүләм дәрәҗәдәге тиңдәшсез ачышлар ясалган. Университет математика, физика, химия, гуманитар халыкара фәнни белемне үстерүдә зур роль уйнаган. Бүгенге вуз мөгаллимнәре бөек галимнәр:Лобачевский, Бутлеров, Зинин, Завойский, Арбузов һәм башка династияләрнең эшләрен лаеклы дәвам итә. КФУ республиканың, илнең фәнни, мәгариф комплексының әйдәп баручысы. Татарстанның, Идел буе федераль округының социаль-икътисадый үсеше баскычы, –диде Рәис.
Рөстәм Миңнеханов фән, мәгариф тармагына булган игътибары өчен Россия Президенты, Хөкүмәтенә рәхмәтен белдерде. Ул югары мәктәп кичергән үзгәрешләрдә федераль ярдәмнең зур булуын әйтте.
Рәис белдергәнчә, КФУның илебездә югары белем бирү системасын үстерүнең стратегик инициативаларын гамәлгә ашыруга керткән өлешен бәяләп бетергесез. Илкүләм проект кысасында Татарстанда дөнья дәрәҗәсендәге ун Россия фәнни үзәгенең берсе уңышлы эшләп килә. Аның эшчәнлеге безнең һәм чит илләрдә авыр чыгарыла торган нефть запасларын үзләштергәндә актив кулланыла. Махсуслаштырылган сәләтле балалар үзәге ил икътисадының инновацион тармаклары өчен киләчәк интеллектуаль элитасын әзерли.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез