Газетага язылу

Рөстәм Миңнеханов Кытайда гуманоид роботлар җитештерүче компания эше белән танышты

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Кытайның Шэньчжэнь шәһәренә эш сәфәре вакытында UBtech Robotics компаниясендә булды. Ул кеше кыяфәтендәге роботлар җитештерүче компаниянең эшчәнлеге белән танышты.

2020 елда компания роботлары Шэньчжэньдә COVID-19 белән авыручыларны дәвалаган медицина хезмәткәрләренә ярдәм иткән. Ә ике елдан соң ультрашәмәхә нурлар ярдәмендә биналарны зарарсызландыручы мобиль робот тәкъдим ителгән.

Рөстәм Миңнехановка роботларның төрле мөмкинлекләрен күрсәткәннәр. Алар арасында сәнәгать предприятиеләрендә йөк ташучы, көнкүреш эшләрен башкаручы роботлар да бар. Кайберләре аккумуляторы утыргач, аны мөстәкыйль рәвештә зарядкасы булганына алыштыра ала. Бу аларга озак вакыт туктап тормыйча эшләргә мөмкинлек бирә.

Компаниянең аерым юнәлеше – тышкы кыяфәте һәм хәрәкәтләре белән кешегә охшаган ультрабоник роботлар. Аларның яңа линейкасы 2026 елның июнендә тәкъдим ителгән.

UBtech Robotics роботларны гына түгел, алар өчен кирәкле технологияләрне дә үзе эшли. Алар арасында хәрәкәт белән идарә итү системалары, компьютер күрүе, ясалма фәһем, программа тәэминаты һәм берничә роботның үзара хезмәттәшлеген тәэмин итүче технологияләр бар.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре