Газетага язылу

Рөстәм Миңнеханов Кытайда ясалма фәһем өлкәсендәге SenseTime компаниясендә булды

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов эш сәфәре белән Шэньчжэнь шәһәренә барды. Биредә ул ясалма фәһем технологияләре өлкәсендә дөньякүләм алдынгы компанияләрнең берсе саналган SenseTime эшчәнлеге белән танышты.

Компания ясалма фәһемне үстерү һәм куллану өчен исәпләү инфраструктурасы, болытлы платформалар һәм текст, рәсем, видео, аудио белән эшли алучы күпмодаль модельләр булдыра.

SenseTime технологияләре акыллы шәһәр системаларында, автомобиль төзелешендә, финанс өлкәсендә, сәламәтлек саклауда һәм сәүдәдә кулланыла.

Компаниягә сәфәрдән соң Рөстәм Миңнеханов Россиянең Инновацион төбәкләр ассоциациясе әзерләгән укыту программасында катнашучылар белән очрашты. Программаның максаты – җитәкчеләрне Кытайда дәүләт идарәсен цифрлаштыру тәҗрибәсе белән таныштыру, аны төрле тармакларда гамәлгә кертү юлларын өйрәнү.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре