Дәүләт Советына еллык юлламасы вакытында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов мәгариф һәм белем бирү тармакларын да телгә алды. Ул белем һәм тәрбия бирү системасын камилләштереп торырга кирәк, диде.
– Матди-техник базаны ныгыту белән беррәттән, шактый акчалар тармак программаларын гамәлгә ашыруга, кадрлар әзерләүгә тотыла. Әлбәттә, мәгариф чыгымнары – киләчәккә зур инвестицияләр ул, – диде республика Рәисе.
Шул ук вакытта, мөмкинлекләр тигез булып та, имтихан нәтиҗәләре төрле булуына басым ясады Рөстәм Миңнеханов.
– Тукай, Ютазы, Лаеш, Буа һәм Менделеевск районнарында БДИ нәтиҗәләре уртача республика күрсәткечләреннән түбәнрәк. Моннан тыш, кайбер районнарда 100 балл туплаган бер генә укучы да юк, агымдагы елда аттестат алмаган чыгарылыш укучылары да бар. Мондый хәлләр булырга тиеш түгел!
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез