Рөстәм Миңнеханов Малайзия Премьер-министрына инглиз телендәге Тукай китабын бүләк итте

Малайзия Премьер-министры Әнвәр Ибраһим Мәскәүдәге рәсми очрашулары вакытында рус әдәбиятын яратуы, Чехов әсәрләрен укуы турында билгеләп үткән.

Рөстзм Миңнеханов дәрәҗәле кунакка, татар мәдәнияте белән таныштыру өчен, Габдулла Тукай әсәрләреннән торган инглиз телендәге китап бүләк итте. Хәзер инде Әнвәр Ибраһим татар әдәбияты классик әсәрләрен дә укырга ниятли.
Быел Рөстәм Миңнеханов, Туган тел көнен һәм Габдулла Тукайның тууына 139 ел тулуны билгеләп үтү уңаеннан, Татарстанда яшәүчеләргә мөрәҗәгать белән чыкты. Ул үзенең мөрәҗәгатендә Тукай әсәрләренең һәр юлында Ватанга тугрылык хисенең ярылып ятуын һәм моның татар җәмгыятенең һәр этабына хас булуын билгеләп үтте.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Рөстәм Миңнеханов Миңнеханов минниханов

Көн хәбәре