Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Малайзиягә эш сәфәренә килде.
Иртәгә, 11 декабрьдә, Куала-Лумпурда Рөстәм Миңнеханов рәислегендә «Россия-Ислам дөньясы» стратегик караш төркеменең күчмә утырышы узачак. Төп тема - "Формалашып килүче күпполярлык чорында Россия һәм Ислам дөньясының үзара хезмәттәшлеге".
Утырышта 200ләп кеше катнашыр дип планлаштырыла. Төркемдә катнашучылардан тыш, шулай ук БРИКС илләре, Азия-Тын Океан төбәге мөселман берләшмәләре лидерлары, профильле экспертлар булачак.
Элегрәк август аенда Малайзиягә визиты вакытында Рөстәм Миңнеханов илнең Премьер-министрына төркемнең күчмә утырышын Куала-Лумпурда уздыру тәкъдиме белән мөрәҗәгать иткән иде. Инициатива ил җитәкчелеге тарафыннан хупланды.
Малайзиядә «Россия-Ислам дөньясы» стратегик караш төркеме утырышын үткәрү үзенчәлекле символизмга ия. Нәкъ менә монда 20 ел элек ИХО утырышында Россия Федерациясе Президентының Россиянең Ислам Конференциясе Оешмасына (соңрак Ислам Хезмәттәшлеге Оешмасы (ИХО)) күзәтүче сыйфатында кушылуы турында белдерүе яңгыраган иде.
Куала-Лумпурга сәфәре кысаларында Рөстәм Миңнехановның берничә очрашуы планлаштыра.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез