Кичә Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Мәскәүдә эш сәфәрендә булды. Төп максаты - «Транспорт инфраструктурасын алдан үстерү» мәсьәләсе буенча стратегик сессиядә катнашу иде, дип хәбәр итә республика җитәкчесенең матбугат хезмәте.
Стратегик сессияне Россия Хөкүмәте Рәисе Михаил Мишустин уздырды.
Стратегик сессия кысаларында транспорт комплексының төп сегментлары мөмкинлекләрен арттыру мәсьәләсе җентекләп каралды.
РФ Хөкүмәте башлыгы билгеләп үткәнчә, чараларга системалы ярдәм ике профильле илкүләм проектка – «Нәтиҗәле транспорт системасы» һәм «Яшәү өчен инфраструктура»га кертелгән. Моның өчен 9 трлн сумнан артык бюджет акчасы каралган.
Төбәкләрнең күбрәк бәйләнештә булуын тәэмин итү өчен юллар челтәре үсеш ала, тизйөрешле юллар формалаштырыла. М-11 «Нева», м-12 «Восток» магистральләре кергән «Россия» кебек трассалар.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез