Рөстәм Миңнеханов МТС җитәкчелеге белән очрашты

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов ПМЭФТА «МТС» ГАҖ генераль директоры, идарә рәисе Инеса Галактионова белән очрашты.

"Татарстанда 2 миллионга якын кеше МТС абонентлары булып тора - базарның 33 проценты. Күпьеллык хезмәттәшлек өчен рәхмәт белдерәсем килә", - дип билгеләп үтте Рөстәм Миңнеханов. Соңгы 5 елда гына да Татарстанда элемтә челтәрен үстерүгә МТС инвестицияләре күләме 6,9 млрд сум тәшкил иткән.

"Авыл җирендә цифрлы тигезсезлекне бетерү безнең өчен аеруча мөһим. Сезнең компания дә әлеге проектка кушылды һәм авыл торак пунктларына керә", - дип ассызыклады республика Рәисе. Узган ел МТС республиканың 95 авылын элемтә һәм тизйөрешле интернет белән тәэмин итте.

Очрашуда республика территориясендә 700 база мобиль элемтә станциясе урнаштыру, М7 һәм М12 федераль трассаларында станцияләр төзү буенча МТС планнарын гамәлгә ашыру мәсьәләләре буенча фикер алыштылар. МТС компаниясе импортны алмаштыру кысаларында Татарстан территориясендә беренче тапкыр үзебездә җитештерелгән 8 база станциясе урнаштырды.

Шулай ук компания агросәнәгать комплексын цифрлаштыру проектларын, үзебездә җитештерелгән җайланмаларны китерү һәм җибәреп тоу-көйләү эшләрен актив гамәлгә ашыра, пассажирлар йөртү предприятиеләренең хәрәкәт составын түләүнең кондукторсыз системасы, видеокүзәтү һәм пассажирлар агымын исәпләү белән тәэмин итә. Экология, исәпкә алу приборларыннан белешмәләрне җыю һәм анализлау өчен әйберләрне интернет технологиясе нигезендә хәл ителешләр кертү өлкәсендәге проектлар гамәлгә ашырылды.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Нәтиҗәле конкурентлыкка сәләтле икътисад” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Илкүләм проектлар илкүләм проект Миңнеханов милли проект минниханов нацпроект "национальный проект" "милли проектлар" "Профессионалитет"

Көн хәбәре