Рөстәм Миңнеханов намуссыз бизнес вәкилләрен шелтәләде

Татарстан прокуратурасы узган елгы эшенә йомгак һәм агымдагысына бурычлар куйды. Баш прокурор Альберт Суяргулов һәм аның командасы нәрсәгә аерым игътибар бирәчәк соң?

Санлы нәтиҗәләр                 

* Прокурорлар 650 млн сумнан артык хезмәт хакы буенча бурыч түләттергән.

* 67 меңнән артык халык гозере хәл ителгән. Бу 2022 ел белән чагыштырганда 18 процентка күбрәк.

Игътибарны арттырасы

Ришвәтчелеккә каршы көрәш, хезмәт, социаль хокукларны яклау, торак-коммуналь хуҗалык юнәлешендә закон үтәлешен контрольдә тоту. Суяргулов, әнә шул юнәлешләрдә эшебезне дәвам итәчәкбез, диде.

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов та үгет-нәсыйхәтен бирде. Әйтүенчә, салымны вакытында түләү, коррупция, ТКХ сорауларына да, законсыз үзләштерелгән милек мәсьәләләренә дә игътибарны арттырасы. Беренчесе җәһәтеннән Рөстәм Миңнеханов:

– Намуссыз бизнес вәкилләре, төрле юллар кулланып, салым түләүдән качарга тырыша. Прокуратураның көчен исәпкә алып, салым түләүдән азат ителә торган бер көнлек фирмаларны теркәү эшенә юл куймаска кирәк, – диде.

Прокуратураның күз уңында торырга тиешле тагын бер мәсьәлә – кешеләрне авария хәлендәге торактан күчерү. Сүз уңаеннан республиканың 12 районында мондый торакны сүтү проблемасы әле дә хәл ителми. «Прокуратурага коммуналь инфраструктура объектларын тиешенчә тоту турындагы закон таләпләрен үтәүгә, концессия килешүләренә, закон бозуларны кисәтүгә аерым игътибар бирергә кирәк», – диде Рәис.

Ришвәтчелек димәктән. «Ришвәтчеләр хакимияткә тап төшерә, халыкка зыян сала, канәгатьсезлек уята. Шаккатырырдай мисаллар шактый. Бу җәһәттән тиешле чаралар күрелергә тиеш», – диде Рәис. Хәер, баш прокурор, вазыйфага билгеләнгәч тә, коррупция очракларына карата булган мөнәсәбәте катгый булачагын әйткән иде инде. Вакыт хөкеменә калдырыйк.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре