Рөстәм Миңнеханов Рим Папасы Францискның вафат булуы сәбәпле кайгы уртаклашты

Татарстан Рәисе, “Россия – Ислам дөньясы” Стратегик күзаллау төркеме Рәисе Рөстәм Миңнеханов Рим Папасы Францискның вафат булуы сәбәпле кайгы уртаклашкан. Кайгы уртаклашу телеграммасы Рим католик чиркәве камерленгосы (католик чиркәүдә иң зур вазыйфаларның берсе – понтифик үлеп, икенчесе сайлап куелганчы, нәкъ менә камерленго Изге тәхет башлыгы бурычларын вакытлыча үтәүче булып тора) Кевин Фаррелга юллаган.

“Татарстан Республикасында Рим Папасы Францискның вафаты турында хәбәрне тетрәнеп кабул иттеләр. Папа Франциск бөтен тормышын тынычлыкка, изгелеккә, динара мөнәсәбәтләргә багышлаган күренекле дини лидер булды. Аның зирәклеге, кешелеклеге һәм гаделлеккә омтылышы, нинди дин тотуларына карамастан, бөтен дөнья күләмендә миллионнарча кешене илһамландырды. Халыклар һәм мәдәниятләр арасындагы үзара дуслыкны ныгытудагы тырышлыгы тарихта зур эз калдырды”, – дип басым ясап әйткән Рөстәм Миңнеханов.
“2022 елда Бәхрәйнда Рим Папасы Франциск белән шәхси очрашуны бик җылы хисләр белән искә алам. Очрашу барышында ул Татарстанның милләтара һәм конфессияара татулык мәсьәләрендәге уңай тәҗрибәсен телгә алып үтте”, – дип өстәгән Татарстан Рәисе.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Рөстәм Миңнеханов Миңнеханов минниханов

Көн хәбәре