Рөстәм Миңнеханов Россия авыл хуҗалыгы министры белән очрашты

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Россия авыл хуҗалыгы министры Оксана Лут белән очрашу уздырды. “Рус кыры – 2024” селекционерлар һәм орлыкчыларның I Бөтенроссия форумы кысасында «Корстон» комплексында узды.

Россия авыл хуҗалыгы министрлыгы башлыгы Татарстанны агросәнәгать комплексын үстерү өлкәсендә төп төбәкләрнең берсе дип атады. «Соңгы еллар дәвамында җитештерелә торган база авыл хуҗалыгы культураларының күләмнәре планлы рәвештә арттырыла. Татарстан сөт җитештерү буенча төп үзәк булып тора. 2030 елга Россиядә 39 млн. тонна сөт җитештерү планлаштырыла. Бу эштә Татарстан аграрийларыннан лаеклы өлеш көтәбез. Ел саен төбәк яңа сәнәгать проектлары белән үсә. Чимал эшкәртү яхшы темплар белән үсә, төбәкнең экспорт потенциалы бик яхшы», – дип ассызыклады Оксана Лут.

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, авыл хуҗалыгын нәтиҗәле үстерү өчен фәнне һәм фәнни сынау технологияләрен үстерергә кирәк. Бүген «Агробиотехнопарк» ачылышы да шуңа юнәлтелгән. «Татарстан – эре агросәнәгать регионы. Шул ук вакытта сүз җитештерелә торган продукция турында гына түгел, авылда яшәүчеләрнең тормышы дәрәҗәсе турында да бара. Мин Россия Авыл хуҗалыгы министрлыгыннан хезмәттәшләребезгә республикага ярдәм күрсәткәннәре, мөһим дәүләт программаларын гамәлгә ашырганнары өчен рәхмәт белдерәсем килә. Без шулай ук һәр көнне безнең аграрийларга ярдәм итү өчен зур акчалар тотабыз», – дип өстәде Рәис.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре