Рөстәм Миңнеханов «РОСТКИ» Халыкара форумын ачты

Казанда «РОСТКИ: Россия һәм Кытай – үзара файдалы хезмәттәшлек» II Халыкара форумы һәм Russia China Expo халыкара күргәзмәсе тантаналы рәвештә ачылды. Чарада Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов та катнашты.

Татарстан Рәисе билгеләп үткәнчә, БРИКС саммиты кысасында ике дәүләт башлыгының очрашуы Россия белән Кытай арасындагы хезмәттәшлекне үстерүгә яңа этәргеч бирде. «Күптән түгел Казанда БРИКС саммиты узды. Анда Кытай Халык Республикасы Рәисе Си Цзиньпин җитәкчелегендәге Кытай делегациясе дә катнашты. Ике дәүләт башлыгының очрашуы Россия белән Кытай арасындагы хезмәттәшлекне үстерүгә яңа этәргеч бирде. Төбәкләр дәрәҗәсендә уңышлы эшләү өчен яхшы мөмкинлекләр бар», – диде ул.

Билгеле булганча, халыкара форум Казанда 13-15 ноябрь көннәрендә уза. Анда 10 меңнән артык кеше катнашачак дип көтелә. Җыенның төп чаралары 14-15 ноябрьгә билгеләнгән. Форумның эшлекле программасы сәүдә, инвестицияләр, технологияләр, логистика, төзелеш, нефть химиясе кебек төрледән-төрле юнәлешләрне үз эченә алган 70тән артык чарадан торачак.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

автор

Көн хәбәре