Рөстәм Миңнеханов Руслан Аушевны бүләкләде

Бүләк, Татарстан Рәисе Указы нигезендә, ветераннар хәрәкәтен үстерүгә һәм үсеп килүче буынны ватанпәрвәрлек рухында тәрбияләүгә зур өлеш керткән өчен, актив иҗтимагый эшчәнлек алып барган өчен бирелгән.

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Советлар Союзы Герое, күренекле дәүләт, хәрби һәм җәмәгать эшлеклесе Руслан Аушев белән очрашты. Очрашу барышында иҗтимагый эшчәнлек, яшьләрне ватанпәрвәрлек рухында тәрбияләү мәсьәләләре, шулай ук хәзерге вакытта дөньядагы вазгыять турында фикер алышу булды.

Рөстәм Миңнеханов Руслан Аушевка “Татарстан Республикасы алдындагы казанышлар өчен” орденын тапшырды. Әлеге бүләк аңа ветераннар хәрәкәтен үстерүгә һәм үсеп килүче буынны ватанпәрвәрлек рухында тәрбияләүгә зур өлеш керткән өчен, актив иҗтимагый эшчәнлек алып барган өчен бирелгән, дип хәбәр итә “Татарстан24”.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре