Рөстәм Миңнеханов Russia China Expo халыкара күргәзмәсен карады

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов “РОСТКИ: Россия һәм Кытай – үзара файдалы хезмәттәшлек» II Халыкара форумы кысасында узучы Russia China Expo халыкара күргәзмәсен карады.

«Форум кысасында Russia China Expo халыкара күргәзмәсе оештырылган. Биредә Россия һәм Кытайның зур инвестиция һәм инфраструктура проектлары, технологик чишелешләр тәкъдим ителгән. Без тәгаен килешүләр һәм Россия белән Кытай компанияләре арасында ике як өчен дә отышлы килешүләр имзаланачак дип көтәбез», – диде Рөстәм Миңнеханов.

Күргәзмә белән танышып йөргәндә, Кытай делегациясе вәкилләре «КАМАЗ» кабинасына менеп карады. Рөстәм Миңнеханов исә Кытай машинасына утырды.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

автор

Көн хәбәре