Газетага язылу

Рөстәм Миңнеханов: «Соңгы 10 елда республиканың энергия системасы куәте 16%ка артты»

Идел буе федераль округында электр энергиясен куллануның 32%ын тәэмин итеп, Татарстан илдә электр энергиясен куллануны арттыру буенча алдынгылар бишлегенә керә. Бу хакта Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов «ЭНЕРГОПРОМ-2026» Казан халыкара электр энергетикасы форумының пленар утырышында белдерде, дип хәбәр итә ТР Рәисе Матбугат хезмәте.

Рөстәм Миңнеханов Россия Энергетика һәм Сәнәгать министрлыкларына республика инициативаларын һәрьяклап хуплаулары, ягулык-энергетика комплексын үстерүгә игътибарлары һәм яңа федераль статуста форумны оештыруда ярдәм итүләре өчен рәхмәт белдерде.

Ул билгеләп үткәнчә, быел «ЭНЕРГОПРОМ» эшендә Белоруссия, Кыргызстан, Казахстан, Төрекмәнстан, Үзбәкстан, Таҗикстаннан энергия тармагы вәкилләре, шулай ук Кытай, Монголия, Һиндстан һәм Йәмәннан бизнес-партнерлар катнаша.

«Ышанам ки, фикер алышу һәм эшләнмәләр белән ачыктан-ачык уртаклашу безгә күбрәк уртак нокталар табарга мөмкинлек бирәчәк», – диде республика Рәисе. 

Ул ассызыклаганча, бүген Татарстан үзенең тотрыклы үсешен дәвам итә. Узган ел нәтиҗәләре буенча тулаем төбәк продукты 5,73 трлн сумнан артып киткән. Сәнәгать җитештерүе күләме 6 трлн сум тәшкил иткән, ә сәнәгать җитештерүе индексы - 109,9%. Үсешнең төп драйверы – энергетика, аның составында җылылык һәм электр энергиясен җитештерүче өч эре компания, бүленгән генерациядәге 13 компания, 11 территориаль челтәр оешмасы һәм 29 сатып җибәрү компаниясе. 

«Соңгы 10 елда республиканың энергосистемасы куәте 16%ка артты һәм 8,9 ГВт тәшкил итә, электр энергиясен эшләп чыгару үсеше 43%тан артып китте һәм 31 млрд кВт сәгатькә җитте, ә узган ел куллану 37 млрд кВт сәгатькә җитте», – диде Рөстәм Миңнеханов. 

Ул билгеләп үткәнчә, Татарстанның энергия системасы үзе өчен яңа режимнарда эшли, куәтләрне куллануның тарихи максимумнарын даими яңарта. «Югары технологияле җитештерүләр барлыкка килү белән безнең алда амбициоз бурыч тора

 1,5 ГВт яңа генерацияләү куәтләре төзү. Бу шартларда безнең өчен «ГОЭЛРО 2.0» – үсешнең яңа векторы. Белемнәребезне һәм компетенцияләребезне берләштереп, без глобаль трендлар белән бергә атлап кына калмыйбыз - без киләчәк энергетикасын булдырабыз», – дип өстәде Рөстәм Миңнеханов. 

Россия Энергетика министры Сергей Цивилев билгеләп үткәнчә, технологияләрнең бу тизлектә үсүе һәрвакыт энергиягә ихтыяҗның артуына китерә. «Бездә энергостратегия бар, аны гамәлгә ашыруның озак вакытлы планы бар. Моның өчен барлык процесслар белән дөрес идарә итү төзелергә тиеш. Бу эшнең мөһим элементларыннан берсе – озак вакытлы тармак заказы. Җитештерүчеләр үз предприятиеләре үсешенә инвестицияләр кертә һәм киләчәккә перспектива күрә алсын өчен», – дип ассызыклады министр.

 

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

минниханов, миңнеханов, Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Рәисе, раис, "нацпроект" , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет",

Көн хәбәре