Бүген Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов традиция буенча татар зыялылары белән очрашты.
Бу юлы ул Татарстан театрлары әһелләренең фикер-тәкъдимнәрен һәм үтенечләрен тыңлады.
Әйтик, «Апуш» балалар татар театр студиясенең кечкенәләр белән эшли торган «Апуш.Нәниләр» мәктәп-студиясе җитәкчесе Гүзәл Сибгатуллина үзләренең эшчәнлеген республиканың башка районнарында да җәелдерергә тәкъдим итте. Шулай ук «Апуш.Нәниләр» өчен аерым бина кирәк булуын әйтте. Татарстан Рәисе «Апуш»ларның эшчәнлеген югары бәяләде, аларның тәкъдимнәрен хуплады.
Моннан тыш, очрашуда Галиәсгар Камал һәм Аяз Гыйләҗевкә һәйкәл кирәклеге дә әйтелде.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез