Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов бүген иртән Татарстан Республикасы Рәисен һәм җирле үзидарәнең вәкиллекле органнары депутатларын сайлауда тавыш бирде.
42 нче сайлау участогына Рөстәм Миңнеханов хатыны Гөлсинә ханым белән килде.
Исегезгә төшерәбез, Татарстанда сайлаулар бер көн уза һәм өч сайлау кампаниясен үз эченә ала: Татарстан Республикасы Рәисен сайлаулар, җирле үзидарәнең вәкиллекле органнары депутатларын сайлаулар, шулай ук 18 нче Мәләкәс бер мандатлы сайлау округы буенча ТР Дәүләт Советы депутатын өстәмә сайлаулар. Бердәм тавыш бирү көнен оештыруда һәм уздыруда 2 мең 752 участок сайлау комиссиясе, шул исәптән 2710 даими һәм 42 вакытлы участок җәлеп ителгән.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез