Рөстәм Миңнеханов: «Татарстан Республикасында киләсе елны «Фәнни-технологик үсеш елы» дип игълан итәм»

Киләсе ел Татарстанда "Фәнни-технологик үсеш елы" дип игълан ителәчәк. Бу хакта Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Дәүләт Советына еллык Юлламасында хәбәр итте.

- Россия Федерациясендә фән һәм технологияләр унъеллыгы, Россия фәненең өч йөз еллыгы кысаларында, фән һәм инновацияләрнең безнең алда торган бурычларны тормышка ашыруда ролен аңлап, киләсе елны Татарстан Республикасында фәнни-технологик үсеш елы дип игълан итәм, - диде ул.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре