Мәхмүт Гюрҗан Казанга «Россия - Ислам дөньясы: KazanForum 2025» XVI халыкара икътисадый форумы чараларында катнашу өчен килгән.
Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, Татарстан Россия белән Төркия арасында нәтиҗәле бәйләүче буын булып тора. Моңа делегацияләрне актив алмашу һәм Төркия Республикасы җитәкчелеге белән җайга салынган багланышлар ярдәм итә. Төркиянең Казандагы Генераль консуллыгы һәм сәүдә атташесы һәм Татарстанның Истанбулдагы Тулы вәкаләтле вәкиллеге уңышлы эшләп килә. "Безнең шәһәрләрне туры һава юллары бәйли. Төркия компанияләре безнең республика белән яхшы таныш», - диде Рөстәм Миңнеханов.
Ул ассызыклаганча, Төркия - Татарстанның әйдәп баручы чит ил партнерларының берсе. Төркия компанияләре республика икътисадына 2 млрд доллардан артык инвестиция керткән. Төбәктә «Кастамону Энтегре», «Хәят Кимья» төрек заводлары, «Шишеҗам» компаниясенең 2 заводы, «Җошкуноз», «Колуман», «Тирсан Кардан»ның 2 заводы уңышлы эшләп килә. Шулай ук Төркия инвесторлары кунакханә бизнесында һәм төзелештә проектларны гамәлгә ашыра. Узган елда үзара товар әйләнеше 2 тапкырга диярлек арткан һәм 5 5,3 млрд. ка җиткән. Сәүдәнең шактый өлеше милли валюталарда гамәлгә ашырыла.
Рөстәм Миңнеханов автомобиль сәнәгате һәм автокомпонентлар, станоклар һәм металл эшкәртү, АСК, авыл хуҗалыгы машиналары төзелеше, җиңел сәнәгать, югары технологияләр һәм ИТ, логистика, туризм кебек өлкәләрдә хезмәттәшлекне алга таба үстерү өчен зур перспективалар булуын билгеләп үтте.
Составына шулай ук Төркия вәкилләре кергән «Россия – Ислам дөньясы» стратегик караш төркеме рәисе сыйфатында республика Рәисе хәләл индустрия өлкәсендәге хезмәттәшлек темасына аерым тукталды.
Мәхмүт Гюрҗан Төркия Сәүдә министры Омәр Болат исеменнән җылы сәламләү сүзләрен һәм изге теләкләрен җиткерде. "Безнең ике яклы багланышларның дәвамлылыгы һәм продуктивлыгы сөендерә. KazanForum-2025 кысаларында сәнәгать буенча Россия-Төркия эш төркеме утырышын уздыру - Татарстанның илләр арасындагы хезмәттәшлекне ныгытуга керткән өлеше үрнәге», - диде министр урынбасары.
Ул билгеләп үткәнчә, республикада бүген 70 төрек компаниясе эшли. "Безнең бизнесменнар Россиядә үз эшчәнлекләрен Татарстаннан башлый. Бу биредә иң уңайлы шартлар тудырылуы турында сөйли. Бүген Татарстанга Россия белән сәүдә итүнең гомуми күләменең 10%ы туры килә. Без бу күрсәткечләрне үстерергә омтылабыз", - дип өстәде Мәхмүт Гюрҗан.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез