Рөстәм Миңнеханов татарстанлыларны Каравон рус халык бәйрәме белән котлады

Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов татарстанлыларны рус халык бәйрәме Каравон белән котлады.

"Кадерле татарстанлылар! Сезне рус халык бәйрәме Каравон уңаеннан чын йөрәктән тәбрик итәм! Борынгы бу бәйрәмдә рус традицион мәдәниятенең матурлыгы һәм тирән эчтәлеге чагылыш таба. Ул гасырлар тирәнлегендә калган тамырлар, ата-бабаларыбызның гаять бай мирасы белән бәйләнешне тоярга мөмкинлек бирә. Ә Никольское авылындагы әйлән-бәйлән уеннарына аерым бер олы мәгънә салынган.

Җырлы-биюле бу йола халык иҗатын сөючеләр сафларын елдан-ел киңәйтә бара, шул рәвешчә, күркәм киләчәккә ихлас ышану, шәфкатьлелек, бердәмлек, тормышка мәхәббәт, кунакчыллык һәм үзара ихтирам кебек традицион рухи хәзинәләрнең бәрәкәтле йогынтысын тагын бер кат раслый.

Шулай ук бүген билгеләп үтелә торган Славян язуы һәм мәдәнияте көнендә Каравонның күптавышлы яңгырашына үзенчәлекле тагын бер аһәң өстәлә.
Кирилл һәм Мефодий кабызган мәгърифәт нуры рус әдәбияты һәм фәлсәфи фикере өчен һәрчак маяк булды. Рус мәдәнияте халыкның зирәклегенә, аның рухына һәм гыйлемгә омтылышына нигезләнеп алгарыш кичерде, камилләште.

Асыл гореф-гадәтләребезне саклау һәм аларны тагын да үстерү – зур сынаулар чорында безгә ныклы таяныч, Ватаныбыз мәнфәгатьләрендә яңа казанышларга, җәмгыятебездә бердәмлеккә һәм татулыкка ирешү өчен куәтле көч чыганагы. Каравонда катнашучыларга, аның мөхтәрәм кунакларына күтәренке кәеф, нык сәламәтлек, бәхет һәм иминлек телим! Киң мәйдан сиңа, Каравон!" - диелә котлауда.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Миңнеханов Миннеханов

Көн хәбәре