• Фото: rais.tatarstan.ru

 Рөстәм Миңнеханов Тәтештә узган «Валда Шинясь» бәйрәменнән алган тәэсирләре белән уртаклашты

Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Тәтеш җирендә узган «Валда Шинясь» мордва мәдәнияте бәйрәменнән алган тәэсирләре белән уртаклашты. Мордовия Республикасы башлыгы Артем Здунов белән бергә ул әлеге бәйрәмдә булды, анда Татарстаннан 24 һәм Россиянең төрле төбәкләреннән 6 коллектив чыгыш ясады. Бу хакта Татарстан лидеры үзенең Телеграм-каналында хәбәр итте.

Фото: © ТР Рәисе телеграм-каналы

Миңнеханов «Якты көн» фольклорының, традицияләренең һәм йолаларының уникальлеген билгеләп үтте, аларның Татарстанның күпмилләтле мәдәнияте өчен мөһимлеген әйтте. Ул бәйрәмне оештыруда катнашучыларга рәхмәт белдерде һәм мордва халкын бәйрәм белән котлады, барысына да якты һәм бәхетле тормыш теләде.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Миңнеханов минниханов

Көн хәбәре