Газетага язылу

Рөстәм Миңнеханов «Татнефтехиминвест-холдинг» утырышын үткәрде

Көн тәртибендә – нефть, газ, химия, медицина тармагы өчен проектлар һәм технологияләр. Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов «Татнефтехиминвест-холдинг» АҖнең чираттагы Директорлар советы утырышын үткәрде.

Тәкъдим ителгән проектларның күпчелеге нефть, газ, химия тармаклары, шулай ук медицинада кулланырга мөмкин булган югары технологияләргә бәйле иде.

Әйтик, «Технические материалы» (Мариуполь шәһәре) җәмгыяте директоры Станислав Комаровский зыянсыз наркоз турында сөйләде. Ксенон дип атала ул. Аны әле «алтын наркоз» дип тә атыйлар икән. Чөнки аның кеше әгъзаларына тәэсире юк. Станислав Комаровский сүзләренчә, бу юнәлеш – югары технологияле.

Мәскәүдәге Н.Д. Зелинский исемендәге Россия Фәннәр академиясенең органик химия институты лабораториясе мөдире Вера Виль полимер продукция җитештерүдә кулланыла торган технология ысулын тәкъдим итте.

«Архимед» җәмгыяте өлкән фәнни консультанты Валерий Прокофьев (Санкт-Петербург) мотор майларына һәм ягулыкка өстәмәләр юнәлешендә яңа инновацияләр хакында сөйләде. Белгеч билгеләп үткәнчә, хәзерге вакытта бу экологик яктан гаять мөһим.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре