Транспорт системасының ышанычлы һәм өзлексез эшләве икътисадны да, тормыш сыйфатын да үстерүнең кирәкле шарты булып тора. Бу хакта Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов транспорт өлкәсе хезмәткәрләрен һәм ветераннарын һөнәри бәйрәмнәре белән котлаганда белдерде. Республика җитәкчесе билгеләп үткәнчә, мондый белгечләрнең хезмәте бик җаваплы һәм киеренке. Бу хакта ТР Рәисе матбугат хезмәте хәбәр итә.
Искәртик, ел саен октябрьнең соңгы якшәмбесендә Россиядә автомобиль һәм шәһәр пассажир транспорты хезмәткәрләре һәм ветераннары үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтә. Әлеге бәйрәм уңаеннан Миңнеханов котлау сүзен республика Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә әйтте.
Рөстәм Миңнеханов белдергәнчә, Татарстанда транспортның барлык өлкәләрендә 60 меңнән артык кеше эшли.
Республика җитәкчесе шулай ук билгеләп үткәнчә, беренче ярты елда Татарстанда пассажирлар йөртү 5 процентка, ягъни 204 млн кешегә кадәр арткан.
Үз чиратында, республикада хәрәкәт составын яңарту максатыннан автотранспорт комплексы предприятиеләренә финанс ярдәме чаралары гамәлгә ашырыла, дип игътибарны юнәлтте Миңнеханов.
«2023-2024 елларда 320 автобус һәм 35 троллейбус (тагын 39 берәмлек булачак) сатып алынган», - диде ТР Рәисе.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез